Күршеләр

Күрше белән борыннан
Булмады һич татулык.
Көн саен бер усаллык,
Көн саен бер катылык.

Мин кибәргә кер элсәм,
Ул чыгарып көл түгә.
Мин коймага кар өйсәм,
Ул таратып бетерә.

Быел абзар артыма
Чәчтем кызыл кәбестә.
Күршем инде, билгеле,
Киртә миңа һәр эштә.

Минем кызыл кәбестәм,
Кыяклангач, өлгергәч,
Быел бәлеш ашыйм дип,
Эчкә җылы йөгергәч,

Күршем беркөн базардан
Алып кайтты бер кәҗә.
Оныта алмыйм бу мутлыгын
Аның шушы көнгәчә.

Каһәр суксын, җир йотсын
Бу өметсез кәҗәне, —
Нинди каты кыйнап та
Җитмәде бит әҗәле.

Һәр көн килә кунакка
Мут басып тоякларын,
Кыеп, кырып бетерде
Кәбестәм кыякларын.

Бетте бакчам, кырылды,
Һич чара юк каһәргә.
Охшап калды түтәлләр
Бомбаланган шәһәргә.

Хәзер инде ачудан
Кәбестәмне ташладым.
Һәм күршегә үч итеп
Бүре асрый башладым.

Кыйссадан хисса

Беркөн күршем, кәҗәсен
Суеп, кунак чакырды.
Мине түргә утыртты,
Шундый әйбәт, акыллы.

Белмәгәнмен күршемне,
Ул шундый ипле икән.
Бакчам саклый алмадым,
Үзем гаепле икән.

Күрше сөеп күршесен,
Дусларча сүз катмаса,
Юк ачуны бар итеп,
Эчтә бүре сакласа,

Иң начары шул икән...
Тәүбә-тәүбә бу эштән.
Кунак итәм күршемне,
Өлгергәч тә кәбестәм.

1943 ел

Шигырьне йөкләргә: TXT PDF

← Артка

Артка
Өскә