Муса Җәлил Кызыма (Бишек җыры) Шаян кызым син минем, Таң йолдызым син минем, Йөрәгемдә кабынган Шатлык җырым син минем. Синең гомрең җыр булып Яңрар бәхет илендә. Йолдыз булып янарсың Син туган ил күгендә. Таңнан торып, бакчада Син уйнадың көнозын. Аргансыңдыр, кил, кызым, Йокла инде, йолдызым! Әлли-бәлли, бәлли-бәү! Әлли-бәлли, бәлли-бәү! 1938 ел