Муса Җәлил Маэмай Минем бар бер маэмаем, Кара борын Акбаем. Күп йөгерә, күп өрә, Күп ишетә, күп күрә. Хәзер аңа мин сугыш Һөнәрләрен өйрәтәм. Чаптырам да сикертәм, Көн дә шулай йөдәтәм. Ул окоптан окопка Хат ташырга өйрәнсен! Командирын дошманнан Яклашырга өйрәнсен! Яралыга су илтсен, Һәрнәрсәгә өлгерсен. Нәрсә генә сизсә дә, Командирга белдерсен. Менә шуның барсын да Мин өйрәтәм Акбайга. Акбай әзер һәрвакыт Туган илен сакларга! 1936 ел