Муса Җәлил Назлы сөяркә Шаһзадәнең иркә сөяркәсе Әйтте беркөн назлап сөйгәнен: — Мине сөйсәң, үтер туганыңны, Китер ватып яңак сөяген. Мәхәббәттән аңын җуйган егет, Кызның күндәм колы шикелле, Үтерде дә сөйгән ир кардәшен, Баш сөяген кызга китерде. Кыз сөякне тутырып агу салды, Һәм егеткә бирде: — Эч! — диде. Егет эчте... Гыйшык аның өчен Бер тылсымлы, серле көч иде. Дөнья, дөнья... Ул да, чын күңелдән Аны өзелеп сөйгән өченме, Яшьлегемнең кипкән сөягенә Салып мина агу эчерде. 1943 ел