Муса Җәлил Сәгать Иркәм белән икебез, Пар алмадай битебез; Чөкердәшеп, гөрләшеп, Утырабыз серләшеп. Иркәм минем бик күркәм, Яратмый дип, юк үпкәм; Керфекләре гөл генә, Түбән карый гел генә. Кыйгач аның кашлары, Матур чәч тарашлары. Барысыннан да бигрәк Үтерә карашлары. Ул ягымлы елмая, Утырган да каршыма, Ләкин шунсы ошамый, Әллә кая ашыга. Һаман карый сәгатькә, Утырган күк сәнәккә. — Күп утырдым, җитәр, — ди, — Соңаям, — ди, — китәм, — ди. Үч иткән күк сәгате, Кая чаба — җен белсен! Абау, ямьсез сугуы, Чиркәү кага диерсең. Мин ялынам: — Китмә, — дим. — Әле вакыт иртә, — дим. Иркәм карый сәгатькә: — Китәм, вакыт үтә, — ди. Мин түзмәдем, ахрысы, Бар сабрымны югалттым. Барып юләр сәгатьнең Телен тартып туктаттым. — Бәхетлеләр сәгатькә Карамыйлар, аппагым! — Шулай итеп без сизмәдек Кызарып таң атканын. 1943 ел