Муса Җәлил Сандугач һәм Чишмә (Баллада) 1 Таң атып, нурлары Үпкәндә кырларны, Чишмәләр, күлләрне Һәм калын урманны, Сандугач уянып Канатын кагына Һәм карый ашкынып Тын урман ягына. Ул якын сердәше Чишмәне сагына; Таң кошын юксынып Чишмә дә зарыга. Сихерле тормышы Бу ике гашыйкның Кабынды мәхәббәт Утында яшьлекнең. Бәйләде аларны Ялкынлы саф сөю; Саф сөю алдында Нечкәреп баш ию. Һәр иртә Сандугач Чишмәдә коена. Бу аңа чиксез зур Дан булып тоела. Иркәли таң кошын Зөбәрҗәт тамчылар. Әйтче, бу күрнешкә Сокланмый кем чыдар?! 2 Таңнарның берендә Иркә кош — Сандугач, Уянып карангач Һәм канат кагынгач, Килде тиз сердәше Чишмәгә... Тик аның Кайгылы моң баскан Чәчәкле буйларын. Чишмә тын: ул көлми, Тибрәнми, селкенми, Акбүз таш өстендә Тамчылар сикерми. Болганып каралган Көмештәй саф суы; Уйлары таралган, Йөрәге ярсулы. Сандугач аптырап Сорашты дусыннан. Һәм әйтте сердәше Дип: «Кичә шушыннан Үтте ил дошманы, Яшеренеп, яр буйлап, Минем саф, шифалы Суымны агулап. Канечкеч, юлбасар, Ул кача артыннан Аны нык күзәтеп Килгән яшь батырдан. Ул белә батырның Инешне кичәсен Һәм, сусап, минем саф Суымны эчәсен. Ул эчкәч, агудан Шул минут үләчәк. Ә дошман котылып, Талап көн күрәчәк. Әйт, нишлик, сердәшем? Әйт, нишлик, акыллым? Ничек соң коткарыйк Илебез батырын?» Сандугач аз гына Уйланып торды да Җанланып эндәште Чишмәгә тын гына: «Кайгырма, күз нурым! Ул килсә эчәргә, Коткарам мин үзем, Мин беләм нишләргә!» 3 Килде ил батыры Мылтыктан, кылычтан, Йөрәге һәм анты Катырак корычтан. Илгә саф мәхәббәт Ярсыта йөрәген, Дошманны юк итү Аның бар теләге... Ул арган, алҗыган, Татып яшь ачысын, Ах, әгәр булсачы Бер генә тамчы су! Ул күрде Чишмәне, Төште тиз атыннан; Әлсерәп үзәген Көйдергән ялкыннан. Ул теләп эчәргә Чишмәгә омтылды. Шул вакыт Сандугач Сайрарга тотынды. Ул сайрый, Егетнең Алдына ук кунып, Ул сайрый, нәрсәдер Сөйләгәндәй булып. Ул сайрый ялкынлы Саф сөю турында Һәм сөйгән йөрәкнең Ярсуы турында. Ул мактый көрәштә Кабынган тормышны, Дан белән суланган Иң соңгы сулышны. Ул мактый дустына Бирелгән күңелне, Ул сөйли сөюнең Җиңгәнен үлемне. Ул сөйли чын дуслык, Турылык турында, Нинди көч бу кошның Ялкынлы җырында! Тик Егет аңламый Телен таң кошының, Тойса да йөрәге Хисләрен дусының; Серле җыр иң нечкә Кылларын күңелнең Чиртсә дә, ул сизми Килгәнен үлемнең. 4 Эчәргә дип Егет Чокырга иелә Һәм кипкән иренен Чишмәгә тигерә. Шул вакыт кош аның Ирененә сугыла; Бер тамчы эчә дә Чишмәгә егыла. Сөйгәне куенында Соңгы кат талпынгач, Шат, мәгърур һәм батыр Җан бирә Сандугач. Ә Чишмә, чайкалып, Ярларга ташлана. Урнында тик көйгән Кап-кара таш кала. Яшь Егет аз гына Торды да инештә, Таң калып бу серле Һәм гали күрнешкә, Чишмәне калдырып, Атына атланды. Юлбарыс шикелле, Дошманга ташланды. Ул сизде күңлендә Иң гади хисләрнең Өр-яңа көч белән Кабарып үскәнен. Ул улы хөр илнең Һәм бөек атаның, Ялкынлы йөрәктән Ул сөя Ватанын. Яшәде ул сөеп, Һәм үләр бер көнне Нәкъ мәгърур Сандугач Һәм Чишмә шикелле. 1942 ел