Табут

Туксан яше тулды Фарук картның;
Йокысыннан беркөн уянып,
Утырды да ике кулы белән
Башын тотып, озак уйланып

Әйтте картым: «Җитәр, күп яшәдем,
Кирәк әзрәк оят белергә...
Вакыт инде гүрне кайгыртырга,
Мин килмәгән җиргә гомергә.

Вакыт инде дөнья ләззәтләрен,
Михнәтләрен читкә ташларга;
Түшәгемә ятып тыныч кына
Соңгы көнне уйлый башларга».

Шулай диде дә ул чыгып китте
Табут ясатырга остага.
Чәч алучы белән табутчының
Ишекләре бер үк тупсада.

Керим диеп табут остасына
Борылганда, сулъяк ишектән
Килеп чыкты бер кыз, ал яңаклы,
Ак халаттан, кызыл читектән.

Күзләрендә яшьлек, ямь, матурлык!
Нинди йөрәк күреп сөенмәс!
Нинди картлык аңа тезен чүкмәс,
Нинди үлем каушап чигенмәс!

Кабындырды кызның күз карашы
Туксан яшьлек ту[ң]ган йөрәкне.
Кыз эндәште көлеп шаян гына:
— Нихәл, бабай? Табут кирәкме?

— Юк, табутка, кызым, иртә әле,
Үлем тотмый әле якамны.
Сакал басты, иркәм, бераз гына
Төзәтәсе иде сакалны...

1943 ел

Шигырьне йөкләргә: TXT PDF

← Артка

Артка
Өскә