Муса Җәлил Тик булса иде ирек (Җыр) 1 Карлыгач булса идем, Канат кагынса идем, Җидгән йолдыз батканда, Чулпан йолдыз калыкканда, Туган илем, якты өем, Очып сиңа кайтыр идем, Сызылып таңнар атканда. 2 Йә булсам алтын балык, Ак дулкыннарны кагып, Ярсып дәрья акканда, Ташып ярдан ашканда, Таң сөмбелем, нечкә билем, Йөзеп сиңа кайтыр идем, Күлне томан япканда. 3 Булсам җитез аргамак, Көмеш ялымны тарап, Таң җилләре искәндә, Үләнгә чык төшкәндә, Чулпан кызым, таң йолдызым, Чабып сиңа кайтыр идем, Гөлләр хуш ис сипкәндә. 4 Юк, барсыннан да элек, Тик булса иде ирек, Кылчым булса кынымда, Карабиным кулымда, Сине саклап, туган җирем, Мин ирләрчә үләр идем Данлы сугыш кырында. 1942 ел