Муса Җәлил Тозлы балык Ник чакырдың су буена, Үзең шунда килмәгәч? Ник әйттердең «сөям» диеп, Үзең «мин дә!» димәгәч? Ник елмайдың каш сикертеп, Яратмагач, йөрмәгәч? Ник ашаттың тозлы балык, Соңыннан су бирмәгәч? 1943 ел