Үлчәнер

Солдатка, дип элек каралганда
Үлчәделәр минем гәүдәмне,
Авырлыгым, ахры, кирәк булды
Калынайтыр өчен байларны.

Еллар үтте,
Көрәш үлчәвендә
Тагын бер кат килеп үлчәндек.
Солдат авырлыгы дөрес басып,
Байлар ягын күккә күтәрде.

Ерак дустым!
Кимә шинелеңне!..
Погонлы ул,
Сиңа килешми.
Безнең кебек көрәш «киявенә»
Ал йолдызлы шлем килешле.
Сагынам сине, корыч ныклык белән
Ярсып типкән чакта йөрәгең.
Саклан, ләкин
Дусларыңа ялгыш
Төзәлмәсен мылтык күбәгең.
Байларыгыз усал,
Ерткыч күзле,
Без бергәләп үчне алырбыз.

Аң булыгыз:
Менә сезне бүген
Совет ядрәсенә каршы куеп,
Яшеренмәкче була баегыз.

Комсомолка Биби мылтык төзи
Синең дошманыңның күзенә.
Ничек каршы торып шул күбәккә,
Мылтык төзәшерсең үзеңә?

Потлап-потлап кеше гәүдәләрен
Үлчиләр дә кояш батышында,
Ядрә белән бергә озаталар
Диңгез арты — таңнар атышына.
Кытай илен ындыр табагы итеп,
Кан көриләр утлы көрәкләр.
Көшел булып өелә, үлчәве юк —
Канлы гәүдә,
Янган сөякләр.
Уяу дустым!
Искәрт байларыңа:
Бу сөякләр бер көн үлчәнер,
Алгы еллар өчен җир шарына
Киертелер совет күчәре.
Ун ел буе үсеп, көчле Совет
Бүген каралырга үлчәнә.
Үлчәүчебез!
Таза авырлыкның
Таудай уңышын син дә күрсәнә!

Искәрт баеңа!
Совет авырлыгы
Алар ягын тиздән күтәрер,
Такыр юлда батыр җир шарына
Киертербез Совет күчәре.

1927 ел

Шигырьне йөкләргә: TXT PDF

← Артка

Артка
Өскә