Муса Җәлил *** Бала чакны безнең әйтмә инде, Тау шуганбыз җәфа өстеннән. «Үсмәсләр», дип әти, сабыры бетеп, Чәчебездән тартып үстергән. Хәзер безнең әрсез йөрәкләрдә Чәчрәп тора зәһәр үткерлек; Усал аталарның күбесен без дә Мыегыннан тартып чүктердек. Безнең юлга цемент коелмаган, Дәрьяларга күпер салмаган; Үзебез үк ясап күчәрен дә Кигезәбез бүген арбага. Без төзибез тормыш өр-яңасын, Кыенлыклар белән көрәшеп; Үз көнебезне үзебез тудырабыз, Үзебезчә кабызып кояшын. 1928 ел