SuperTuxKart

SuperTuxKart уены SuperTuxKart уены турында видео

SuperTuxKart — Linux системасының билгесе булган Tux пингвины катнашындагы аркадалы узыш уены.

Биредә узышның өч төп төре бар:

«Тарихи вакыйга» төрендә уен бик күңелсез вакыйгададан башлана. Бер матур иртәдә явыз Нолок уен герое батыр Туксның остазын, зирәк Гнуны, үзенә ашарга дип алып китә. Тукска аны узышта җиңә алса, карт Гнуны азат итәргә сүз бирә. Нолок үз көчендә шикләнми, Туксның аны җиңә алмаячыгына бик нык ышана...

«Ялгыз уйнау» төрендә сез санакка каршы уйный аласыз. Бу бүлектә узышның берничә төре бар: «Гади узыш», «Вакытка узыш», «Җитәкче артыннан бару», «Өч Һөҗүм Сугышы», «Футбол», «Күкәй аулау» һәм «Үз шәүләң белән узыш».

«Күп уенчылар» төрендә сез бер санакта берничә уенчы белән ярыша аласыз. Моның өчен сезгә санагыгызна берничә кертү җайланмасын ялгарга кирәк. Әлегә челтәр аша уйнау мөмкинлеге юк, әмма ул тиздән барлыкка килер.

Әгәр дә сезнең операцион системагыз татар теленндә булмаса, аны көйләүләрдә кабызып була.

Уен йөкләнгәч үк, чыккан тәрәзәдә «Әйе» төймәсенә басыгыз. Уен серверында теркәләсегез килсә, «Яңа аккаунт» бүлегендә мәгълүматларны кертегез һәм теркәлегез. Әгәр дә челтәргә чыкмыйча уйныйсыгыз килсә, «Челтәрдә дулмаган аккаунт» бүлегендә исемегезне кертегез дә «Әйе» төймәсенә басыгыз.

Уенның ачылган төп тәрәзәсендә, иң аста урнашкан ачкыч рәсеменә басыгыз. Көйләүләр бүлеге ачылачак. Монда сез уртанчы бүлектә («User Interface») тел сайлый аласыз, беренче, «Графика» бүлегендә экран ачыклыгын сайлый аласыз, уенны тулы экранда җибәрә аласыз. Шулай ук, уенны үзегез теләгәнчә көйли аласыз.

Уенның рәсми интернет-сайты: SuperTuxKart.

Система таләпләре

SuperTuxKart уенын йөкләргә:

← Артка

Өскә
Артка