Татар халык җыры Аллы-гөлле гөлчәчәк Аллы-гөлле гөлчәчәкне Иснә, бәгырем, исле ул; Үзе алсу, үзе нәфис, Бигрәк синең төсле ул. Гөл чәчәгенә бәйләнеп, Чия пешә бал кебек. Буең зифа яшь тал кебек, Йөзең тулган ай кебек. Алларым, диям сине, Гөлләрем, диям сине; Аллы-гөлле чәчәгем, Дип, өзелеп сөям сине.