Татар халык җыры Арча Арча якларына карыйм, Дустым Арча ягында. Арча ягы бигрәк матур Кош сайраган чагында. Арчаларга барсаң, бәгырем, Ал гөлләрне өзәрсең; Үзәгемне бик өзәсең, Үзең ничек түзәсең? Китәм, бәгырем, китәм, бәгырем. Каласың Арчаларда. Онытырлык ярым түгел, Утларга салсалар да. Арчаларга баруларым Гөл-сирень өчен генә. Януларым, көюләрем Гел синең өчен генә.