Татар халык җыры Бәгырем Тал бөреле, тал бөреле, Тал бөреле була ул; Җан яраткан, күңел тарткан Яр бер генә була ул. Бәгырем, диярмен, Сүрелмәс булсаң гына. Өзелеп сөярмен, Үземә булсаң гына. Аклы күлмәгем каралса, Каралысын киярмен; Яшерен янып, яшерен көеп, Бәгырем, сине сөярмен. Бәгырем, диярмен, Сүрелмәс булсаң гына. Өзелеп сөярмен, Үземә булсаң гына. Агыйделгә суга барсам, Күрәм суның кондызын; Ах, бәгырем, син бит минем Чын мәхәббәт йолдызым. Бәгырем, диярмен, Сүрелмәс булсаң гына. Өзелеп сөярмен, Үземә булсаң гына. Сирень чәчәк аткан чакта Яратам сирень исен; Ах, бәгырем, син белмисең Саргаям синең өчен. Бәгырем, диярмен, Сүрелмәс булсаң гына. Өзелеп сөярмен, Үземә булсаң гына.