Татар халык җыры Бик еракта идек без Ай, әле бик еракта идек без, Җитмеш чакрым җирдән килдек без. Ак калфакның табылган чагы, Туганнарның сагынган чагы, Туганнарның сагынган чагы. Җитмеш чакрым — якын җир түгел, Бер күрешер өчен килдек без. Ак калфакның табылган чагы, Туганнарның сагынган чагы, Туганнарның сагынган чагы. Оренбурдан мамык шәл алдым, Алтын тәңкә бирдем жәлләми. Ак калфагым төшердем кулдан, Безнең дус-иш белән ил тулган, Безнең дус-иш белән ил тулган. Алтын тәңкә бик зур мал түгел, Бер дә күрешүләр әллә ни. Ак калфагым төшердем кулдан, Безнең дус-иш белән ил тулган, Безнең дус-иш белән ил тулган.