Татар халык җыры Чияле Сандугачның балалары Талга кунганнар икән. Кызларыгыз тырышып эшли — Бигрәк уңганнар икән. Эх, чия, чия, чия, Чия чияләгәндә. Чия матур, алсу була Яңгыр сибәләгәндә. Эх, чия, чия, чия, Чияле тау итәге. Чияле тау итәгендә Бер ял итеп кит әле! Йөгереп төштем, сулар эчтем, Төшкән тавым чияле. Кызарып кына киләсең, Гомерлеккә кил, яме. Эх, чия, чия, чия, Чия чияләгәндә. Чия матур, алсу була Яңгыр сибәләгәндә. Эх, чия, чия, чия, Чияле тау итәге. Чияле тау итәгендә Бер ял итеп кит әле! Йөгереп төштеп, сулар эчтем, Су баса кибеккәнне. Китап мактый, халык хаклый Тигез гомер иткәнне. Эх, чия, чия, чия, Чия чияләгәндә. Чия матур, алсу була Яңгыр сибәләгәндә. Эх, чия, чия, чия, Чияле тау итәге. Чияле тау итәгендә Бер ял итеп кит әле!