Татар халык җыры Дүдәк-дүдәк Йөгерә үрдәк, йөгерә каз Боты озынга күрә. Әй, дүдәк, дүдәк, дүдәк, Басма өстендә каз, үрдәк, Кыйгак-кыйгак, Бак, бак, бак, бак, Басма өстендә каз, үрдәк. Без кызларны яратабыз Бите кызылга күрә. Әй, дүдәк, дүдәк, дүдәк, Басма өстендә каз, үрдәк, Кыйгак-кыйгак, Бак, бак, бак, бак, Басма өстендә каз, үрдәк. Йөгерә үрдәк, йөгерә каз, Кала эзеннән тамга. Әй, дүдәк, дүдәк, дүдәк, Басма өстендә каз, үрдәк, Кыйгак-кыйгак, Бак, бак, бак, бак, Басма өстендә каз, үрдәк. Үтә матурларны сайлап, Урта матурдан калма. Әй, дүдәк, дүдәк, дүдәк, Басма өстендә каз, үрдәк, Кыйгак-кыйгак, Бак, бак, бак, бак, Басма өстендә каз, үрдәк.