Татар халык җыры Галиябану Тәрәзәдән карыйсың ла, Карап кемне таныйсың? Карап күзең талдырганчы, Галиябану, сылуым иркәм, Иик чакырып алмыйсың? Тәрәзәңне ачып куеп, Кемгә күлмәк кистең син? Кара кашым, карлыгачым, Галиябану, сылуым иркәм, Кем бәхетенә үстең син? Тәрәз төбем каты бал, Ашыйсың килсә, ватып ал; Сөюләрең чыннан булса, Галиябану, сылуым иркәм, Тәрәзәдән тартып ал.