Татар халык җыры Хатлар язам Хатлар язам, ай, ярыма, Мәскәү калаларына; Әгәр тизрәк син кайтмасаң, Үзем барам яныңа. Өстәлләрдә кара торсын, Кулларым яза торсын; Сине күреп сөйләшкәнче, Хатларым бара торсын. Тәрәзә төбем исле гөл, Сал да балдагыңны эл. Сагынмагач, хат язмыйлар, Сагынганны шуннан бел.