Татар халык җыры И дүдәме, дүдәме Гармунчының исемнәре Гармун каешларында. Беребез кояш чыгышында, Беребез баешларында. И дүдәме, дүдәме, Гармунчыгыз өйдәме? Өйдә булса, килсен әле, Биетеп китсен әле. Ялындыра, ялындыра, Ялындыра, килми ул, Килер иде, уйнар иде, Бию көен белми ул. Ялынмыйбыз, ялынмыйбыз, Ялынмыйбыз килмәсә; Гармун күтәреп йөрмәсен, Бию көен белмәсә. Өстәлләрдә калдырганмын Күлмәк кисемнәремне. Күкрәгемдә тибрәтермен, Бәгырем, исемнәреңне. И дүдәме, дүдәме, Гармунчыгыз өйдәме? Өйдә булса, килсен әле, Биетеп китсен әле. Ялындыра, ялындыра, Ялындыра, килми ул, Килер иде, уйнар иде, Бию көен белми ул. Ялынмыйбыз, ялынмыйбыз, Ялынмыйбыз килмәсә; Гармун күтәреп йөрмәсен, Бию көен белмәсә.