Татар халык җыры Иркәм Минем иркәм бар иде, Үзем белән пар иде; Кара кашлы, кара күзле Бер сөйкемле яр иде. Әйтә алмадым иркәмә, Кайта алмам, дип иртәгә; Иркәм, дисәм, бик назланып Тия иде теңкәгә. Иркәм иркәләр иде, Иркәм, дигәләр иде; Иркәм бәгырем биредә булса, Килеп киткәләр иде. Иркәм әгәр янда булса Ялан иркәләр иде; Иркәм киткәч чит илләргә, Кемнәр иркәләр инде?