Татар халык җыры Җаным жәл түгел сиңа Алым жәл түгел сиңа, Гөлем жәл түгел сиңа; Алым түгел, гөлем түгел, Җаным жәл түгел сиңа. Алларым диям сине, Гөлләрем диям сине; Алым түгел, гөлем түгел, Җаннарым диям сине. Әрәмәдә карама, Карамада кондыз бар; Караңгы дип килми калма, Ай булмаса йолдыз бар.