Татар халык җыры Җомга Тал бөресе, тал бөресе, Тал бөресе талларда; Сандугачым, әйтеп сайра: Сөйгән ярым кайларда? Сандугачым, очасыңмы, Кипте инде күлләрең; Синең янга барып кайта Һәр көнне күңелләрем. Акрын искән җил селкетә Агыйдел камышларын; Кем аерылмый, шулар белми Аерылу сагышларын. Агыйделләр дулкынлана, Дулкынлана, комлана; Басып сайрар талы сынса, Сандугач та моңлана. Моңлы кичтә тальян гармун Кемнәр уйнатыр инде? Син булмагач, күңелемне Кемнәр юатыр инде? Гармуныңны тартып уйна Үрләргә менгәндә дә; Онытасым юк үлгәндә дә, Гүрләргә кергәндә дә.