Татар халык җыры Каз канаты Каз канаты кат-кат була, Ир канаты ат була; Чит җирләрдә бик күп йөрсәң, Сөйгән ярың ят була. Каз канаты каурый-каурый, Хатлар язарга ярый. Уйнамагач та көлмәгәч, Бу дөнья нигә ярый. Каз канаты ап-ак була, Ир канаты ат була; Чит илләрдә йөргән чакта Бик сагынган чак була.