Татар халык җыры Көймә генә килә генә Су буенда кыяк үлән, Кыеп аласы иде; Мәңге сагынмаслык итеп Карап каласы иде. Көймә генә килә генә, Көймә генә килә генә, Көймә генә килә генә, Эзе юк; Хаты гына килә генә, Сүзе генә килә генә, Сөйләшергә генә үзе юк. Мәк чәчәкләре коела, Былбыл кагынган саен; Мәк чәчәкләренә карыйм, Сине сагынган саен. Көймә генә килә генә, Көймә генә килә генә, Көймә генә килә генә, Эзе юк; Хаты гына килә генә, Сүзе генә килә генә, Сөйләшергә генә үзе юк.