Татар халык җыры Көзге ачы җилләрдә Бардым күлгә, салдым кармак, Безгә балык эләкми шул; Йөгереп китәрдәй булам ла, Кайтып җитәрдәй булам Көзге ачы җилләрдә ләй, Туган-үскән илләргә. Бетсен патша, янсын тәхет, Безгә сугыш кирәкми шул. Йөгереп китәрдәй булам ла, Кайтып җитәрдәй булам Көзге ачы җилләрдә ләй, Туган-үскән илләргә. Без утырган машинаның Тоткалары җиз генә шул; Йөгереп китәрдәй булам ла, Кайтып җитәрдәй булам Көзге ачы җилләрдә ләй, Туган-үскән илләргә. Бер илләрдән чыгып киткәч, Кайтып булмый тиз генә шул. Йөгереп китәрдәй булам ла, Кайтып җитәрдәй булам Көзге ачы җилләрдә ләй, Туган-үскән илләргә.