Татар халык җыры Күбәләгем Күбәләк гөлләргә кунса, Гөлләр тибрәнә микән? Ул да мине сагынганда, Күбәләгем, түгәрәгем, Асыл кошым, сандугачым, Җырлап җибәрә микән? Күбәләккәй гөлгә кунган, Гөлдә булгач оясы; Минем күңелем сиңа тарта, Күбәләгем, түгәрәгем, Асыл кошым, сандугачым, Син бит күңелем кояшы. Тау астында, тал астында Салкын чишмә түгәрәк; Очып барып кайтыр идем, Күбәләгем, түгәрәгем, Асыл кошым, сандугачым, Әгәр булсам күбәләк.