Абдулла Алиш КОЙРЫКЛАР (Африка халыклары әкияте) Борын-борын заманда юаш хайваннарның, ерткыч җанварларның койрыклары бөтенләй булмаган. Кешнәүче ат та, мөгрәүче сыер да койрыгы белән чебен кумаган. Шаян тиен дә, чикләвекләр ашап, ботактан ботакка сикереп уйнамаган. Хәйләкәррәк ерткычлар җыелганнар барысы да бергә, койрык алып калу турында киңәшергә. Ак түшле саесканнарны чакырганнар, аларга да зур йомыш тапшырганнар. — Сез, ак түшле саесканнар, туры юлдан адашканнар, очыгыз да китегез, еракларга җитегез: биек-биек тауларга, шаулап торган урманнарга, ям-яшел болыннарга, җырлап аккан суларга безнең сүзне илтегез, — дигәннәр. — Юаш хайваннарны, ерткыч җанварларны чакырыгыз: үткәргәч караңгы төнне, менә фәлән көнне, томан беткәч тә, кояш күтәрелгәч тә, карт имән янында өләшәчәкләр диегез койрык, менә сезгә шул безнең боерык, — дигәннәр. Саесканнар төрлесе-төрле якка карап очканнар, үзләре белән зур-зур быргыларны кычкыртып барганнар: — Әй сез, куе урманнарда, киң кырларда, яшел болыннарда, диңгез-океаннарда яшәүче ерткычлар, — дигәннәр алар. — Томан беткәч тә, кояш күтәрелгәч тә, бөтенегез дә карт имән янына барыгыз, койрык әләшәчәкләр, килеп алыгыз, — дигәннәр. Усал ерткычлар, бишәү-унау, яудырганнар берьюлы сорау: — Бу нинди боерык? Нәрсә соң ул койрык? Ул нигә кирәк? Әйтегез әле тизрәк? — дигәннәр. Хәйләкәр төлке (серне белгәч, аңа көлке): — Өләшәләр икән — барып алыйк, яраклылармы икән — үлчәп карыйк, нәрсәгә кирәк икәнен соңыннан белербез, бәлки, күбебез сөенербез, — дигән. Үткәргәч караңгы төнне, шул билгеләнгән беркөнне ерткычлар койрык алырга карт имән янына барырга юлга чык­каннар, кайсы үрмәләгән, кайсы йөгергән, кайсы чапкан. Кыр куяны үзенең тунын чистарткан, тәпиләре белән битен юган, ул да карт имән янына барырга җыенган. Чыгам дип, оясының ишеген ачкан, ләкин көчле яуган яңгырга чыдамаган, кире оясына кереп качкан. Оясында озак утырмаган зур колак куян, дөп тә дөп басып килгән аяк тавышын ишеткән, карамыйча яңгырга, йөгереп тышка чыккан. Агач куышына кереп утырган да ерактан килүчене карарга тотынган. Агачлар куркышып чатнаганнар. Үләннәр үкерешеп шаулаганнар. «Кулына тотып таяк, киләдер теге кәкре аяк», — дип уйлаган куян, чыннан да шулай булып чыккан. Куян килүчегә сүз кушкан: — Аю бабай, башкалардан артка калмыйсыңдыр, үзеңә койрык сайлыйсыңдыр, шунда миңа да, нинди генә булса да, бер койрык алып кайта алмассыңмы икән? — дигән. — Әгәр дә онытмасам, алып кайтырмын, авыр эшмени ул, — дигән аю. — Ярарын ярар, шулай да аңа ышанып булмый, — дигән куян. — Аю бабай инде картайган, зиһене дә таралган. Онытыр вәгьдәсен, аннан табар хәйләсен, тагы кемнән дә булса башка берәүдән үтенергә кирәк, — дигән куян. Тагы тып-тып бер тавыш килә, вак чыбыкларны чыжылдатып, кем соң ул йөгерә? Ә, бүре килә. — Бүре абый, карт имән янына барасыңдыр, үзеңә койрык аласыңдыр, шунда миңа да, нинди дә булса берәр койрык алып кайта алмассыңмы икән? — ди куян. — Барысына да җитәрлек булса, берәрсе артып та калса, алып кайтырмын, — дип, бүре үтеп китә. — Юкка әрәм иттем моңа сүз, бүре бит ул туймас күз, сайлап бетерерләр, берәү дә калмас, артып калса да, ул алмас, миңа бирмәс, бозар вәгьдәсен, табар хәйләсен. Кемне дә булса тугрыракны, бу эш өчен хубракны табарга кирәк, — ди куян. Тагы кемдер дөп тә дөп итеп басып килә. Үлән өз генә селкенә, төлке йөгереп килә. — Бу эш түгел көлке, апакаем төлке, үзем бара алмадым, ахры, инде койрыксыз калдым. Карт имәнгә барасыңдыр, үзеңә койрык аласыңдыр. Сиңа бу зур үтенечем, боерык дип уйлама, алып кайтмассыңмы икән миңа бер койрык. — Ярый, ярый, һич хафаланма, берәүгә дә зарланма. Куян дустым сорады диярмен, койрыкның менә дигәнен алып кайтып бүләк итәрмен. Туның белән бертөсле булыр, әллә кайдан ук күренеп торыр. Төлке барысыннан да соң юлга чыкса да, куян янында шактый тукталып торса да, иң туры юллар табып, бар көченә чабып, карт имән янына иң алдан барып җитә. Койрыклар белән карт имәннең ботаклары тулган, һәр ботак саен бер койрык асылынган: йонлач озыннары да, йонсыз ялангачлары да, җеп шикеллеләре дә, алтын йон белән капланганнары да, кара һәм аклары да, кәкреләре дә, туры­лары да — бар да бар. Җыелган ерткычлар, аларны күреп, хәйран калалар, башларын кыңгыр салалар, көтмичә бернинди боерыкны, беренче булып төлке сайлый койрыкны: — Миңа менә шушысын, мамыклысын, йонлысын, — ди. Башкалар йоклап кала, ә ул үзенә менә дигән бер койрыкны сайлап ала. Төлке әйләнә дә тулгана, койрыгы да бергә болгана. Стакан тояклары белән тыпыр-тыпыр басып, үзен үзе белештерми ярсып, ат килеп тә җитә, себерке шикелле кыл койрыкны алып та китә. Үзе айкала да чайкала, кыл койрыгы белән мактана: — Борыныма кадәр барып җитә, димәк, чебеннәргә моннан соң көн бетә, — ди. Сыерның да койрыгы яхшы, бүренең дә начар түгел. Тиен дә койрыктан уңган, сикерсә, пружинадай булган, йокласа — юрган. Фил һаман бер урында тапталып йөргән, күпләрнең тәпиләрен изгән. Ул селкенгәнче, килеп җиткәнче, иң кыска койрыклар гына калган булган. Фил үз язмышына үзе үпкәләгән, борынын түбән салган. Шуннан бирле аның борыны салынкы булып калган. Аю юлда умарталыкка очраган, туйганчы бал ашаган, шуңа күрә койрык алырга да соңга калган, шулай да бернәрсә тапкан, тире кисәген койрык итеп таккан. Койрык өләшеп бетергәч, таралырга вакыт җиткәч: — Барыгыз да койрыклымы инде? — дип, бер-берсеннән сорашалар ерткычлар. — Юк әле, юк, туктап торыгыз, мин алмый калдым, — дип мыгырдый дуңгыз. Сазда аунаганнар, кояшта кызынганнар, пычрак ерганнар, шуңа күрә койрык алырга да соңга калганнар. Барып җиткәч сорасалар, күз төшереп карасалар, бары тик бармак буйлыгы койрыклар гына калган булган. Дуңгыз­ның балалары уникесе унике яктан чинарга тотынганнар: — Кирәкми, андый койрыкны алмыйбыз, хурланмыйча аны койрык итеп тагып та йөрмибез, — дигәннәр. Ләкин сайларлык башка койрык булмаган, ана дуңгыз бик аптыраган, шул койрыкны тагып алган да кәкрәйтеп салган. Шул көннән алып барлык дуңгызларның да койрыклары ыргакланып калган. Кыр куяны койрык алып кайтучыларны көткән, оясында ятып та аптырап беткән, ахыр чиктә түзмәгән, кайсын булса да берсен очратырмын диеп, юлга чыгып киткән. Әнә еракта алпан-тилпән кайтучы аю күренгән. Куян, шатланып, әйтерсең канатланып, аюга каршы йөгергән. — Аю бабай, онытмадыңмы? Менә дигәнен алып кайттыңмы? — дигән. — Кит әле моннан, ялкау куян! Үзең бармагач, армагач-талмагач, кыршылмагач, сугышмагач, тик утырып кына койрыклы булып буламы соң, юләр, мин менә йөгерә-йөгерә барып та, үлә язганчы арып та, менә шушындый кыска койрык кына эләктерә алдым, — дигән аю куянга. Аю мескен куянны тиргәгән дә киткән, ә куян башкаларны көткән. Күп тә үтмәгән, бүре күренгән, куян аңа каршы йөгергән. — Бүре абый, бүре абый, миңа дигән, менә дигән койрыкны бир, абый, — дигән. — Кая әле сиңа дигән койрык, үземә дә көчкә генә берне эләктердем, — дигән бүре. Бүре шулай дигән дә киткән, ә куян төлкене өзелеп көткән. «Төлке апакай, багалмакай, ул гына алдамаса алдамас, әгәр койрык алып кайтса, китереп алдыма салса, бүләк итәм бер каз», — дип уйлаган куян. Тау битенә ныклабрак күз салса, төлке килә ләбаса. Куян чакырганны көтмәгән-нитмәгән, аның каршысына барып баскан: — Апакаем, багалмакаем, миңа дигән койрыкны биреп калдыр, мине шатландыр, — дигән. — Син генә идең минем башымда, әллә нинди җайсызлыклар чыкты каршыма. Син менә күз сал әле, кызыгып кал әле: йомшак кына, мамык кына, үземә менә дигәнне эләктердем, хәер, шуның аркасында күп мал бетердем, — дигән төлке. Шул сүзләрне әйтеп, күз уйнатып, куян борыны янында койрыгын болгап, төлке көлеп торган. Куян койрык көтеп бик зарыккан булган. Мескеннең күңеле тулган. «Менә кирәк булса, туганнар барысы да мине онытканнар», — дип, елап ук җибәргән. Күңелсезләнеп утырганда, тирә-ягын күз яше белән тутырганда, ишеткән куян: «Вау да вау, мырау да мырау». Борылып карый, карый да: «Менә монысы ярый». Эт белән мәче ду килеп сугышалар икән. Эт: «Минем койрык иң яхшы!» — дигән. Мәче аркылы төшкән: «Минеке ише дөньяда да юк!» — дигән. Тартышканнар да тартышканнар. Әүмәкләнә торгач, сугышның очы чыга... Мәченең койрык очы өзелеп чыга. Мескенем куркуыннан агач башына ук менеп китә. Өзелгән койрыкны җил, тәгәрәтеп, куян оясына илтә. Куян аны үзенә койрык итә. Шул көннән башлап мәче белән эт арасындагы бу ызгыш мәңгелеккә китә. Әкият тә шуның белән бетә. 1935 ел