Габдулла Тукай Алла гыйшкы хакына Без дә бер кешедәй дус булыйк, Алла гыйшкы хакына; Эрелек, төче теллелекне ташлыйк, Алла гыйшкы хакына. Милләтнең күңелен аңа юнәлсен, Алла гыйшкы хакына; Иске чир, түбәнлек юк булсын Алла гыйшкы хакына. Шул юлга омтылыйк, и диндәшләр, Алла гыйшкы хакына; Мондый омтылыш, тырышлыклар керсен гадәткә, Алла гыйшкы хакына. Болай итеп наданлык безне измәсен, Алла гыйшкы хакына; Чарасын яз яки телдән сөйлә, Алла гыйшкы хакына. Гыйлемгә кирелек пәрдә булмасын Алла гыйшкы хакына; Җанланыйк, кузгалыйк һәр җирдә Алла гыйшкы хакына. Дуслык булмау сәбәпле, милләт шушы хәлгә килде, — Гыйбрәт ал, и Мөхәммәт өммәте! Алла гыйшкы хакына. Без дә кеше ич, итик гайрәт Алла гыйшкы хакына; Бу дөньяны хәйран калдырыйк Алла гыйшкы хакына. Милләтне күтәрергә күңелем ашыга һәм ашкына; Китмәсен күңелем очып, бастырып куй таш кына. Тиеш булды безгә билне буу Алла гыйшкы хакына; Мәгърифәт, һөнәр туамы? — бар да Алла гыйшкы хакына. Бар һөнәребезгә канәгать булмыйк Алла гыйшкы хакына; Тәңре мәрхәмәтенә каршы килмик Алла гыйшкы хакына. 1905 ел