Габдулла Тукай Алтынга каршы И Тәгалә! Җир йөзеннән алчы бу алтынны, ал, Яндыручы бу мөкаддәс җирне — бу ялкынны ал! Куш мәләкләргә: җиһаныңны тазартсыннар иде, Барча алтынны, җыеп, дүзәхкә атсыннар иде. Сап-сары шәйтаннар анлар шунда янсыннар иде, Җөмлә гасыйлар үчен шунлардан алсыннар иде. Бу җиһан Иблис вә шәйтаннар белән калыр тыныч, Бетсен иде шул сары йөз, — шундадыр зур куркыныч. Бу халыкны шул бозадыр, шул котырта, аздыра; Ялтырап, күзләрне чагып, тугъры юлдан яздыра. Мин тәмам гиздем җиһанны — кайда, кайда йөрмәдем, Тик шул алтыннан — бәла, шәйтан-фәлән һич күрмәдем. Һәр тараф, һәр җирдә халкың — шул металлның бәндәсе; Күрмиләр хакны, чөн алтын һәр хәкыйкать пәрдәсе. Бу халыкча: зөһед, тәкъва, тугьрылык та, дин дә шул! Хәзрәти Коръән, Зәбур, Тәүрат та шул, Инҗил дә шул! 1907 ел