Габдулла Тукай Буш вакыт Безгә ят-чит телдәге изге фикерне тәрҗемә Биш вакытта биш намаз күк керде инде фарзыма. Бу «Толстой сүзләре»н дә хасладым буш вакътыма, Күп вакыт моңлы күңелнең саф, аяз, хуш вакътына. Әйтмәгез: «Ул — иске сүз, «Гайнел-гыйлем»дә күп иде», Әйтсәгез, сездән сорыйм мин: бездә нәрсә юк иде?! 1913 ел