Габдулла Тукай Гыйшык бит бу?.. Җанын фида иткән фәкыйрьмен, гыйшкың күбәләгемен; Кил, гүзәл, күрсәт матурлыгың: янаем, кил, янаем. И Хода, бир акыл, тоткыннар йортына эләкмим; Бу кызга гыйшкым сәбәпле диванамын, диванамын. И гүзәл, кил каршыма, кил, елмайчы рәхим итеп, Мин дә синең әйләнәңдә әйләнием, әйләнием. Кул-аяк бәйле, котылу кайда! — сихерләнгәнмен; Мәңгегә синең дәртеңнән баш әйләнгән, баш әйләнгән, Йөзеңнән пәрдәңне ал, җир йөзе яктырып китсен; Мин дә синең нурың белән яктырыем, яктырыем. Минем сурәтем бер кансыз, бер җансыз нәрсәгә охшый; Хәлемә мәрхәмәт ит тә: канланыем, җанланыем. Сихерләнгәнне шатландыр: үтче алдымнан бер кат; Синең аяк туфрагыңда тәгәрием, тәгәрием. Бу дәрт бишеге мине әкрен-әкрен генә тирбәтә: Ни зарар? Үлгәнче тирбәнием дә тирбәнием. Синнән исергәнемнән үлгәнче котыла алмам; Күз һәм кашыңнан синең айланыем, айланыем. 1906 ел