Габдулла Тукай Иттифакъ хакында Күрең патша хәзрәтен – Җуйды халык хәсрәтен; Күргәч фетнә кәсрәтен, Киңлек бирде, бәдәвам. Файдаланыйк киңлектән, Ваз кичик мин-минлектән; Көчле-көчсез тиңлектән Файда алыйк, бәдәвам. Тырышыйк, и хас вә гам, Һәр көн үзгәрә заман; Җитәр, йокламыйк һаман, – Таңнар атты, бәдәвам. Кызганамын сезләрне, Ник ачмыйсыз күзләрне? Киләчәктә бәхетләр Көтә безне, бәдәвам. Итик, дустлар, иттифакъ, Бетсен, кадалсын нифакъ; Тәнемез айрым булса да, Бер җан булыйк, бәдәвам. Якты көннәр алдале Җәһел безне алдалый; Бүлик без бер алманы Биш кисәккә, бәдәвам. Җыйналып мәҗлес ясыйк, Бер-беремездән качмыйк; Наданлыкка юл ачмыйк, – Бик күп изде, бәдәвам. Кайчанга чаклы татар Ушбу уйкуда ятар; Бер-берсенә ук атар, Иттифакъсыз, бәдәвам. Ачыйк иттифакъка юл: Ушбудыр иң тугъры юл; Сыңар җиңнән ике кул Чыгарыйк без, бәдәвам. 1905 ел