Габдулла Тукай Юаныч Гомер агымы судай ага, Кага безне алга таба; Китәр баштан кайгылар да, Әкрен-әкрен ага-ага. Алда көннәр дә бар әле; Укып, милләт, агар әле; Бер көн килер, ия чыгар, Бу хәлең мөстәгар әле. Мәгърифәт эзлә, бар әле, Истигъдад бездә бар әле; Адаштым дип егълый күрмә: Гыйлем чын эз табар әле. «Ля тәйәсү!» әмрене тот! Оныт нәүмизлекне, оныт; Күрәмсең: күктә бар болыт,— Явар рәхмәт, явар әле. Безне артка тарткан картлар Мәзарестан таба атлар. 1907 ел