Габдулла Тукай Көз Күрәмсез, дустларым, көз килде тышта; Озак тормас, килер ак тунлы кыш та. Китә башлады бездән инде кошлар; Алар бездән ерак җирләрдә кышлар. Мисале зәгъфыран саргайды урман, Игенчеләр игеннәрне дә урган. Такыр калды татар башы кеби кыр; Азык эзли — оча тургай да пыр-пыр. Чыгып баш калкыта сахрада уҗым, Яшел хәтфә шикелле итә җем-җем. Кояш та яктысын киметте шактый; Тәәссеф! Басты золмәт, китте якты. Колакны шаулата инде суык җил, Тулып эчкә, өрә, мисле куык җил. Ничәйтсәң дә, күңелсез көз, күңелсез; Чәчәксез көз, үләнсез һәм дә гөлсез. Мазарыстанга охшап калды кырлар; Чирәмсездер тигез җирләр, чокырлар. Үлеп торсам иде мин алты айдай, Эреп бер йокласам мин сары майдай. Шулай йоклап, бәһар җиткәндә торсам, Торып тагы яшел җирдә утырсам, — Бәхетле шул заман, мин бик бәхетле, Булырмын шаһ, бәхетле һәм тәхетле. 1906 ел