Габдулла Тукай Пар ат Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап; Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап. Кич иде. Шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый; Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый. Һәр тараф тын. Уй миңа тик әллә ни җырлый, укый; Нәрсәдәндер күз эленгән һәм тәмам баскан йокы. Бер заман ачсам күзем, бер төрле яп-ят кыр күрәм; Аһ, бу нинди айрылу? Гомремдә бер тапкыр күрәм. Сау бул инде, хуш, бәхил бул, и минем торган җирем, Мин болай, шулай итәм дип, төрле уй корган җирем. Хуш, гомер иткән шәһәр! инде еракта калдыгыз; Аһ! таныш йортлар, тәмам күздән дә сез югалдыгыз. Эч поша, яна йөрәк, хәсрәт эчендә, уйда мин; Ичмасам, иптәш тә юк ич, тик икәү без: уй да мин. Аһ, гөнаһым шомлыгы, бу кучеры бик тын тагын, Җырламыйдыр бер матурның балдагын йә калфагын! Әллә нәрсәм юк кеби; бер нәрсә юк, бер нәрсә ким; Бар да бар, тик юк туганнар, мин ятим монда, ятим. Монда бар да ят миңа: бу Миңгали, Бикмулла кем? Бикмөхәммәт, Биктимер — берсен дә белмим, әллә кем! Сездән айрылып, туганнар! — Җайсыз, уңгайсыз тору; Бу тору, әйтергә мөмкиндер, кояш-айсыз тору. Шундый уйлар берлә таштай катты китте башларым; Чишмә төсле, ихтыярсыз акты китте яшьләрем. Бер тавыш килде колакка, яңгырады берзаман: "Тор, шәкерт! Җиттек Казанга, алдымызда бит — Казан!”. Бу тавыш бик ачты күңлем, шатлыгымнан җан яна; "Әйдә, чап, кучер, Казанга! Атларың ку: на! на-на!» Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан; И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан! Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары; Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары. Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур; Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур... 1907 ел