Габдулла Тукай Татар кызларына Сөям сезнең сызылган кашыңызны, Тузылган сачыңызны, башыңызны. Яратам тәмле, татлы сүзеңезне, Зөбәрҗәт төсле якты күзеңезне. Сөям кәүсәрдән әхля ирнеңезне, Бу мактауга ризалык бирдеңезме? Сөям кысмыйча нечкә билеңезне, Ничек дисәм дә аз тәмсилеңезне. Сөям бигрәк, хосусән, садреңезне; Ни соң ул: шәмсеңезме, бәдреңезме? Сөям кочмакга мәрмәр муйныңызны, Сөям оҗмахка биңзәр куйныңызны. Сөям «җаным» дигәндә «җим»еңезне, Сөям «дустым» дигәндә «мим»еңезне. Сөям сезнең әдәп-инсафыңызны, Егет кулы тиюдин сафыңызны. Яратканым — килешле кәкре калфак, Очы кәп кәкре килгән, агъзы ялпак. Ишан хәзрәт билет бирсә бәңа гәр, Аныңлә җәннәтә керсәм бәрабәр, Бәнем каршымда хур калфак кимәзсә, Бәңа: «Җанашым, исәнме?» — димәзсә, Диям: «Әстәгъфирулла, анда кермим, Китәм әгърафә тиз, бер ань дә тормыйм». Яратмыйм бер дә сезнең җәһлеңезне, Караңгы салеңезне, шәһреңезне. Яратмыйм бер дә остабикәләрне, Сези алдарга оста бикәләрне. Алар сездән балаларын карата, Идәнен юсаңыз, бигрәк ярата. Сабак «бабын наданлык»тан аласыз, Гомер буе надан булып каласыз. Утырып сез бозаулар берлә бергә, Лыкылдыйсыз иҗекне бергә-бергә. Туып алтын булып, туфрак буласыз, Мәгарифтән сукыр-чукрак буласыз. Сезең әүлядыңыз сездәй әдәпсез, Әдәпсезлектә сабит сез, әбәд сез. Җиһанда, санки, бер сатлык таварсыз, Имамнар кайда аударса — аварсыз. Вә сез әнгам дәгелсез бөйлә хаксыз, Хокука мөстәхак, бәлки әхаксыз. Вакыт кортылмага бу пәнҗәләрдән, Вакыт ычкынмага эскәнҗәләрдән. Ышанмаңыз, бабай Сәйдәш надан ул, Түгел надан гына — анларга хан ул. 1906 ел