Габдулла Тукай Театр Халыкка дәрсе гыйбрәттер — театр, Күңелдә йоклаган дәртне уятыр. Театр — яктылыкка, нурга илтә, Кире юлга җибәрми, уңга илтә. Театр көлдерәдер, уйнатадыр, Тагы үткән гомерне уйлатадыр. Күрерсең анда үз хәлең, көләрсең — Көләрлек булса, булмаса — еларсың. Күрерсең тормышың нинди: җитешме? Җитеш булмаса, кай җире җитешми? Төзәтерсең шуны, тәкмил итәрсең,— Шулай шактый белем тәхсил итәрсең. Үсәр яхшылыгың, син яхшы булсаң; Җылы канлы итәр ул, вәхши булсаң. Тигез күрә бөтен җанны театр: Кирәк кол бул, кирәксә — император. Мөкаддәс ул, бөек ул, гали зат ул, Тәмам хөр ул, вә бик киң ул, азат ул. Вә ул дарел-голүм, дарел-әдәптер, Холыкларны төзәтмәккә сәбәптер. Вәләкин шарты бар: яхшы төзелсә, Әгәр һиммәт агачыннан өзелсә, Ул — алма, мөддәте тулганда пешкәч, Кызаргач һәм матур булгач, җитешкәч. 1907 ел