Габдулла Тукай "Уклар" Бик үткен журнал тарала: Исме ничек? «Уклар»мы? Иске-москы муллаларны Һич кызганмый чукмарлый. Аталар да ваталар, Кирәк җирне күзлиләр; Аткач, атылмышка чаклы Ук бармыйча туктармы? Хәзрәтләр, хәддин узмагыз! Онытмагыз «Уклар»ны. Шаярсаң күрсәтер «Уклар» Яңак төптән утларны. 1906 ел