Габдулла Тукай Үз-үземә Телим булырга мин инсане гали, Тели күңлем тәгали биттәвали. Күңел берлән сөям бәхтен татарның, Күрергә җанлылык вактын татарның. Татар бәхте өчен мин җан атармын: Татар бит мин, үзем дә чын татармын. Хисапсыз күп минем милләткә вәгъдәм, Кырылмасмы вавы, валлаһе әгъләм? 1906 ел