Габдулла Тукай Яз галәмәтләре Язлар җитте, карлар эри башладылар, Толыплылар толыпларын ташладылар; Киемсезләр иркен йөри башладылар, Тунсызларга нурлы көннәр килде имди. Ката, чана табаннары ял итәләр, Шылтыр-шылтыр юлдин арбалар китәләр. Трантаслар, велосипед, кареталар Урамнарны чуарлыйлар бер-бер имди. Каткан, туңган агачларны хәзер кара: Һәрбересе яшәрешеп яфрак яра; Бу урманнар бакча булыр бара-бара, Һәр агачта сандугачлар сайрар имди. Җиде кат боз астындин чыгар бака, Баткакларга, балчыкларга бата-бата; Куе камыш арасындин бака-бака: «Бака-кака, бака-кака»,— диер имди. Шул бакалар ярга чыгып бакылдаша, Берсен берсе аңлашмыйча такылдаша; Әллә нәрсә киңәшәләр, акыллаша: Ахры, мантыйк укыганнар бунлар имди. Кышлар үтеп, яз көннәре килер исә, Сәхраларда йомшак сәба җиле исә; Аһ, бу көннәр гамькин күңелләрне кисә, Үткән гомер бер-бер искә төшә имди. Дәрьяларда бозлар ага тау-тау булып, Һаваларда кошлар оча болыт-болыт; И ходаем, фазлың берлә көнне җылыт, Үлгән дөнья яңа җаннар алсын имди! 1906 ел