Муса Җәлил Әтәч Таң ата бугай, Әтәч кычкыра: — Кикрикүк, Кикрикүк! Йә сузып кына, Йә бик еш кына: — Кикрикүк, Кикрикүк! Аңа кушыла Башка әтәчләр: — Кикрикүк, Кикрикүк! Картлар артыннан Шаулаша яшьләр: — Кикрикүк, Кикрикүк! Без дә уяндык Әтәч тавышына: — Кикрикүк, Кикрикүк! Бакчага килдек, Ашыга-ашыга: — Кикрикүк, Кикрикүк! 1936 ел