Муса Җәлил Бәла — Мим яратам бер хатынны, Матурларның матуры. Тик шунсы бар: ул матурым Үзе бер ир хатыны. — Гаҗәп түгел ансы, тик әйт: Ул ирен яратамы? Яратмаса, кыен түгел Төзәтү бу хатаны. — Ул яратмый бер дә ирен, Җене белән бер күрә. Утырып-утырып, бу иренә Чыкканына үкенә. — Ә алайса, ул иреннән Аерылсын, әйт син аңа. Гөрләтеп бер туй итәрсез, Кояш чыгар сиңа да. — Аһ, туганкай, рәхмәт сиңа, Алтын синең бу сүзең, Ләкин бөтен бәла шунда: Аның ире – мин үзем. 1943 ел