Муса Җәлил Бала йокысы Ак мамык мендәрнең Эченә күмелеп, Ул йоклый, төсенә Сокланып үләрлек! Күкрәген тутырып Еш, иркен сулаудан Ал бәрхет ирене Аз гына суланган. Битләре — пар алма, Миләүшә — керфеге. Тир белән чыланган Ефәк чәч бөртеге. Өстеннән ул тибеп Очырган юрганын. Өч бөртек кашын да Җыерган булган ул! Бадианмы, нәркисме — Хуш исле кочагы! Куенында, билгеле, Иң сөйгән курчагы. «Шылт» иткән тавыш юк, Бүлмәдә шундый тын. Кешеләр сөйләшә Үзара шыпыртын. Чү, акрын! Идәнгә Нык басып йөрмәгез! Йокласын туйганчы, Уята күрмәгез! Бүлмәдә өч чебен Бар иде, аны да Шәл белән кудылар Өлкәннәр ягына. Күрегез, никадәр Кадерле баланың Йокысы да назлы Күңленә ананың! 1943 ел