Муса Җәлил Балыкчылар Яр башына батыр балыкчылар Чатыр корып, учак яктылар. Акты кырга акбүз чатырлардан Дәртле җыр һәм шаян чаткылар. Учак ачты төннең сәхнә итеп Ярга элгән кара пәрдәсен. Чагылдырды ярда биеп йөргән Яшь егетнең зифа гәүдәсен. Биючене котлап алкышлады Күл буена үскән камышлар. Төнбоеклар, таллар... балыкчыга Бар да якын, бар да танышлар. Бу егетләр бүген Байкал күлдән Алтмыш тонна балык тарттылар. Кайттылар да аннан, бәйрәм итеп, Яр буена учак яктылар. Җебемәгән дәртле йөрәкләре Көне буе туңып, чыланып. Армаса да егет армый икән Алтмыш тонна балык чыгарып. Тик бер егет... ярты айга карап Утырган да Байкал ярына, Уйга талган. Аның назлы күңле Ерактагы ярын сагына. Тонна-тонна көмеш балыкларны Җиңел тарта аның җилкәсе. Тик иртә дә, кич тә йокы алмый, Сагындыра сөйгән иркәсе. Алтмыш тонна балык ул кадәрле Авыр тоелмады беләккә. Йөз тоннадан авыр сагыш хисе Ялкынланып сөйгән йөрәккә. 1943 ел