Муса Җәлил Беренче дәрес Без бу ел гына Мәктәпкә килдек. Аңарчы һаман Бакчада идек. Мәктәп өр-яңа, Анда парталар, Алар күңелне Эчкә тарталар. Кулыбызда безнең Яңа әлифба. Менә монсы «а», Менә монсы «ба». Без хәрефләрдән Сүзләр ясыйбыз, Шуннан соң җырлап Укый башлыйбыз: Ат, ата, арта, Ат арба тарта. Ата-аналар Атта баралар. Нинди зур бәхет, Нинди үзгәреш! Бигрәк күңелле Беренче дәрес! 1936 ел