Муса Җәлил Була кайчак Була кайчак гаҗәп күңел каты, Бернәрсәгә юньләп ис китми. Үлем җиле исә күңел гөленә, Яфрагын да ләкин селкетми. Йөздә бары мәгърур көлемсерәү, Уйдан ерак дөнья мазасы. Шул вакытта менә әллә нигә Тик язасы килә, язасы!.. Үтерсәгез, әйдә, үтерегез! Котырыгыз аннан, биегез! Тик шагыйрьгә кара китерегез Һәм кулына каләм бирегез! 1943 ел