Муса Җәлил Хөкем алдыннан Черчетләр ханы («Кылыч хан» трагедиясенә) Хөкем җитте, безне чыгардылар Һәм тезделәр бер буш урынга. Кояш батты, ахры, теләмәде Бу хурлыкка шаһит булырга. Үлән юеш иде, әллә чыктан, Әллә җирнең зарлы яшеннән. Урман, таулар, күлләр... Бар да куркып Томан арасына яшренгән. Тышта салкын, бары аяк белән Тойдым җирнең таныш җылысын. Жир йөрәкне минем җылытмакчы Анам төсле өреп сулышын. Кайгырма, җир, йөрәк калтырамас Синең өстә чакта аяклар. Аның исме белән ачылган тел Үлгәндә дә Аны кабатлар. Менә алар, черчет хакимнәре, Кызыл күзле, юеш танаулы. Тик белсеннәр, алар түгел, ә без Гаепләүче бүген аларны. Жиз балтасын җәллад кайраганда, Эт ләззәтен тоеп канында, Черчетләргә каршы соңгы сүзне Без әйтербез хөкем залында. Килер ул көн, халык хөкем итәр, Карар булыр кискен һәм кыска. Каным белән язган соңгы җырым, Бул гаепләү акты фашистка. 1943 ел