Муса Җәлил Яралар Безнең белән бергә авыр йөкне Күп тарттыгыз, чибәр сеңелләр! Җиңегездә җылы кан эзләре, Күзегездә кара сөремнәр! Яралыны юып бәйләдегез. Күтәрдегез җиргә ауганны. Чәчләреннән сыйпап йоклаттыгыз Походларда йөреп арганны. Яралылар, сезнең җылы кулдан Савыгып, кире җиргә бастылар. Рәхмәт сезгә, илнең иркәләре, Көләч йөзле, кыйгач кашлылар! Жиңү белән куып бар кайгыны, Гөлләр кочып илгә кайттыгыз. Сөендерде талган күңелләрне Йөзегездән төшкән яктыгыз! Тик, сеңелләр, чибәр кыз кардәшләр, Бик күп әле илдә яралар. Яраланып ауган зур калалар, Аналары үлгән балалар. Авыр сулап яткан таш йортларга Хәят бирсен җитез кулыгыз. Терелтегез үлгән шәһәрләрне, Үксезләргә ана булыгыз! Батыр каны сеңгән басуларга Тамсын хәзер алтын тирегез! Сез җиңдегез яуны, Җимреклекне, Бөлгенлекне инде җиңегез! 1943 ел